news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Рамазан аенда Татарстан мөхтәсибәтләрендә халык белән очрашулар уздыра

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика мөхтәсибәтләрендә халык белән очрашулар уздыра.

Рамазан аеның өченче көнендә ул Лаешта булды.5 апрельдә, мөфти Чистай мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Ул биредә быел төзекләндерү-ремонт эшләре тәмамланган тарихи «Нур» мәчетендә Чистай шәһәренең актив мөселманнары һәм мәхәллә халкы белән очрашты.

Татарстан мөфтие «Нур» мәчетенә җыелган халыкның үтенеч-тәкъдимнәрен тыңлады һәм дини сорауларына җавап бирде.Чистай халкы никах укыту, җомга көнне гает үткәрү, нәфел намазлары, Коръән ашларын укыту тәртипләре турында сораулар бирде.

Очрашу ахырында Чистай мөхтәсибәте хезмәткәрләре мөфти кулыннан рәхмәт хатлары алды. 

Моннан тыш мөфти күренекле галим, ишан Мөхәммәтзакир Камалов-Чиставиның каберен зиярәт кылды һәм дога укыды.

Кояш баегач, хәзрәт 80нән артык дин кардәшебез катнашында авыз ачу мәҗлесендә катнашты, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100