news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Палестинадан килгән студентларга эшкә урнашуда ярдәм итәргә өндәде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы Палестина студентларына ярдәм итәргә өндәде, алар эшкә урнашырга тели. Бу хакта ул «Советлар Берлегендә мөселман уку-укытуы һәм мәгърифәтчелек» IX Гомумроссия фәнни-дини җыелыштагы чыгышында әйтте.

«Без Палестина халкы өчен дога кылырга тиеш. Кичә Палестинадан килгән студентлар белән очрашу булды. Бездә Газа Секторыннан килгән студентлар бар Алар гаилә, үз хәлләре турында сөйләгәннән соң, күз яшьләрен тыеп тора алмадык. Бер егетнең 15 туганы үлгән. Икенчеләре уку өчен түли алмый. Алар акча сорамый. «Эшкә урнашырга ярдәм итегез», - диләр», - дип сөйләде ул.

Мөфти студентларга ярдәм итү мөмкинлекләрен дә әйтте.

«Без аларга ярдәм итәргә тырышырбыз. Уку өчен түләргә акча җыярбыз. Мөселман эшмәкәрләре, бәлки, аларга эш бирә алыр. Студентларның дүртесе - хафиз. Имамнарның берәрсе, хафизны үзенә алып, түләүле түгәрәк ача, аның белемен куллана ала. Студентка акча эшләү мөмкинлеге булыр иде», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100