news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт оешуның 30 еллыгы уңаеннан мөфти шушы вакыт эчендәге казанышларны атады

«Татарстандагы уңай үзгәрешләр бәхәссез: республикада азан тавышы өзелми, мәчет-мәдрәсәләр төзелә, көчле экспертлар әзерләнә, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә, дини-илаһият фәне алга атлый», - диелә мөфтинең мөрәҗәгатендә.

Нәзарәт оешуның 30 еллыгы уңаеннан мөфти шушы вакыт эчендәге казанышларны атады
https://dumrt.ru/

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәте оешуның 30 еллыгы уңаеннан шушы вакыт аралыгындагы иң әһәмиятле казанышларны атады.

Моннан 30 ел элек, 1992 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте барлыкка килде. Бу истәлекле көн уңаеннан Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

«Соңгы елларда Татарстан Диния нәзарәте алдынгы мөфтиятләрнең берсе, ә республика – Россиянең ислам үзәге дигән абруй казанды. Иң зур казаныш – Коръәнне бастыруның татар традицияләрен кайтару, ислам дөньясында Коръәнне әзерләп чыгару буенча эксперт буларак танылу. 1803 елда «Казан басмасын» бастыру зур вакыйга булган кебек, 2022 елда аны бүгенге халыкара стандартларга туры китереп яңарту исә кабат бөтен мөселман өммәтенең игътибарын татарларга җәлеп итә», - диелә мөфтинең мөрәҗәгатендә.

Казанышлар рәтендә 700 мәчет каршындагы курсларны, 8 мәдрәсә, 2 югары уку йортын һәм Болгар ислам академиясен берләштергән ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы да бар. Хәзер республикада дини белемне нигездән алып гыйльми дәрәҗәгә кадәр үзләштереп була.

«Нәзарәтнең күзгә күренерлек уңышлары – нәшрият өлкәсендә дә. «Хозур» Нәшрият йорты 2013 елда барлыкка килә һәм шушы вакыт эчендә Россиядә иң эре мөселман медиахолдингларның берсенә әверелә. Нәшриятта өч йөздән артык исемдәге китаплар, шул исәптән бестселлерлар һәм фундаменталь хезмәтләр чыга, алты мөселман массакүләм мәгълүмат чарасы барлыкка килә. Аларның берсе – «Хозур ТВ» мөселман телеканалы», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөфтият мәчетләрдә татар телле мохитны саклау өчен дә күп рәхмәтләр ишетә. Мәчет каршындагы татар теле курслары, онлайн-мәдрәсә, татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформа, татарча вәгазьләр – шушы һәм башка проектлар милли-дини мәдәниятнең үзенчәлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.

«Татарстандагы уңай үзгәрешләр бәхәссез: республикада азан тавышы өзелми, мәчет-мәдрәсәләр төзелә, көчле экспертлар әзерләнә, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә, дини-илаһият фәне алга атлый. Шушы үсешнең һәр баскычында имамнар, абыстайлар, белгечләрнең хезмәте тора», - дип мөрәҗәгать итә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100