news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти мөселманнарга Рамазан аена әзерлекнең башлануы турында искәртте

Мөфти мөселманнарга Рамазан аена әзерлекнең башлануы турында искәртте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елның 1 гыйнвары ислам динендә өч изге ай башланган көнгә туры килә – мөселманнар изге Рамазан аена әзерләнә башлый, дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Илдар Әләүтдинов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Нәкъ менә 1 гыйнвардан мөселманнар изге Рамазан аена әзерләнә башлый. 2025 елның 1 гыйнвар төнендә Григориан календаре буенча өч изге айның беренчесе – Рәҗәп ае башлана, аннары - Шәгъбан ае, шуннан соң Рамазан ае җитә һәм мөселманнар уразага керә. Шул рәвешле, рәсми Яңа елның беренче көненнән үк без исламда билгеләнгән уразага физик һәм рухи яктан әзерләнә башлыйбыз», - дип искәртте Әләүтдинов.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, әлеге өч айда мөселманнар рухи үсешкә аерым игътибар бирергә, бәхәсле эшләрне тәмамларга, ызгыш һәм низагларны туктатырга тиеш.

«Ураза рухи әзерлекне, якыннарга игътибар күрсәтүне күздә тота. Шуңа күрә өстенлекләрне дөрес итеп куярга һәм фанилыкны бакыйлык белән бутамаска кирәк», - дип сүзен төгәлләде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100