news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Саратовта СССР чорында чыккан мөселман газетасын күрсәтте

Мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Саратовта СССР чорында чыккан мөселман газетасын күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Саратовта 1990нчы елда чыга башлаган «Мусульманский вестник» дип аталган дини газетаны күрсәтте.

«1990нчы елның ноябрендә без дини газета чыгара башладык. Ул вакытта бернинди дини мәгълүмат юк иде. Без Казанга газеталар җибәрә идек. Бу – СССРдагы беренче мөселман газетасы. 1991нче елда ул теркәлде. Ул вакытта тираж 10 меңгә дә җитте», – дип сөйләде ул «Татар-информ» журналистына.

Хәзрәт сүзләренчә, хәзерге вакытта газета инде чыкмый. «Интернет актив кулланыла башлагач, ул чыгудан туктады», – диде.

Мөкатдәс хәзрәт аңлатканча, 1992нче елда җирле телевидениеда «Аллаһу әкбәр» дип аталган тапшыру да чыккан.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев газеталарны подшивкага туплап, Казанга архивка тапшырырга киңәш итте.

«Соңгы 30 елда барган эшчәнлек теркәлгән барлык документларны архивка тапшырырга кирәк. Киләчәктә белгечләр өчен чыганак булып торыр иде», – диде ул.

Тарих институты галимнәре Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел булу уңаеннан узган түгәрәк өстәлдә катнашты. Чарада өлкәнең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Наталья Трошина булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100