news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти киңәшчесе һәм Диния нәзарәтенең полк имамы Донецкида фәнни форумда катнаштылар

Мөфти киңәшчесе һәм Диния нәзарәтенең полк имамы Донецкида фәнни форумда катнаштылар
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Бүген Донецк шәһәрендә «Тыныч халыкка рухи һәм психологик ярдәм күрсәтү принциплары» дип аталган II Донецк фәнни-гамәли конференциясе узды. Форумда Татарстан Диния нәзарәтен Татарстан Мөфтие киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Нәзарәтнең «Батыр» батальонындагы полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев тәкъдим итте.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Конференцияне Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Рөстәм хәзрәт Нургалиев конференциядә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде. Ул конференциядә «Исламда рухи ярдәм күрсәтү принциплары: хокукый һәм этик нигезләр» темасына чыгыш ясады. Рөстәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, Исламда кеше якынына ихластан ярдәм итә, Аллаһка тагын да якыная. Һәм, иң мөһиме – бу вакытлыча гына ярдәм түгел, шулай итеп, кеше Аллаһка таяна, иманын ныгыта һәм бик авыр хәлләрдә дә күңел төшенкелегенә бирелми.

Ә Татарстан Диния нәзарәтенең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев махсус хәрби операция зонасындагы эшчәнлеге һәм мөселман хәрбиләренә ярдәм итү турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot