news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Казанның «Рауза» мәчетендә җомга вәгазе укыды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Рауза» мәчетендә җомга намазын үткәрде. Әлеге гыйбадәт йорты сентябрь ахырында гына ачылган иде.

Камил хәзрәт Казанның Совет мөхтәсибәтендә яңа эшли башлаган мәчет мәхәлләсе белән очрашты, мәхәлләнең сөенечен бүлешеп изге җомга вәгазен һәм намазны алып барды. Мәчеткә барлыгы 300гә якын кеше җыелды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Җомга вәгазе Пәйгамбәр с.г.в. күркәм сыйфатлары һәм Мәүлид аеның фазыйләтләре хакында барды. Вәгазь барышында шулай ук сөннәт кушканча яшәү, гөнаһ-хаталар өчен гафу сорау кирәклеге хакында да сүз барды.

Җомга намазыннан соң ил-көнгә иминлек теләп, мобилизацияләнгән егетләрнең исән-имин гаиләләренә кайтуын сорап дога кылынды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot