news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Камил хәзрәт Сербия делегациясе белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сербия делегациясе белән очрашты
Фото: dumrt.ru

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Сербия делегациясен кабул итте. Делегациягә Ниша мөфтие һәм Сербия баш мөфтие урынбасары Елжин Ашчерич, Яңа Пазардагы ислам фәннәре факультеты профессоры, Сербия Ислам җәмгыяте Мешихатының дини-агарту хезмәте җитәкчесе Паязит Ницевич, Бердәм Сербия партиясе рәисе Душан Комазец керде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сербия кунаклары Казанга ислам дине өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мөселманнар арасында элемтәләрне ныгыту өчен килде, аларга шулай ук Татарстанның төрле диннәр арасындагы тәҗрибәсе дә кызыклы.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт кунакларны Татарстанда ислам үсеше, Диния нәзарәте, мөхтәсибәтләр һәм мәчетләр эшчәнлеге, идарә системасы белән таныштырды. Ул имамнарны вәгазьләр, төрле сорауларга әзер фәтвалар белән тәэмин итүче «Шура» журналы турында сөйләде. «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам–хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә» турында мәгълүмат бирде.

Мөфти хәзрәтләрне Захедан шәһәрендәге «Даруль Улүм» университеты профессоры, Иранның атаклы дин галиме Абдулкадыйр Йосыф әл-Гарифи дәресенә чакырды. Ул шулай ук республикага дөньякүләм танылган галимнәр – БИА профессоры, шәех Сәйф әл-Асри, танылган дин галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы, шәех Мәъмүн әр-Рави, гарәп филологиясе һәм ислам фәннәре профессоры, Иордания ислам университеты һәм БИА укытучысы, шәех Абдерразак әс-Саади, гакыйдә, кәлам гыйлеме, мантыйк һәм фикъһе ысулы буенча хәзерге заманның иң зур белгечләрнең берсе шәех Сәид Фуда җәлеп ителгәнлеген билгеләп үтте.

Кунаклар шулай ук Сербия мөселманнары тормышы турында сөйләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Казан кулъязма Коръәнен һәм «Хозур» нәшриятында чыккан дини әдәбиятны бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot