news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ислам фәннәре докторы дипломы тапшырдылар

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ислам фәннәре докторы дипломы тапшырдылар
http://dumrt.ru

Бүген Казанда Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Биредә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Коръән фәннәре» белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дипломы тапшырылды.

Документны ул Болгар ислам академиясе остазы, шәех Әл-Заһрави Мөхәммәд Әйман кулыннан алды. Җыелышта катнашучылар мөфтигә ихлас теләкләрен җиткерделәр һәм аны югары дини дәрәҗә бирелүе белән тәбрикләделәр, дип хәбәр итте Диния нәзарәте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин 11 октябрьдә Болгар ислам академиясендә докторлык диссертациясен яклады. Мөфтинең фәнни тикшеренү темасы илебезнең заманча дини фикере өчен иң актуаль һәм әһәмиятле темаларның берсе булып тора: «Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше».

Татарстан мөселманнары башлыгының татар рухи мирасын өйрәнү өлкәсендә күпьеллык гамәли эшчәнлеге, татар халкының Коръән бастыру традицияләрен торгызу һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре буенча проектларны тормышка ашыруы татар дин белгечләренең XIX–ХХ гасыр башында Коръән фәннәренә керткән өлеше турындагы тулы кыйммәтле тикшеренүләре нигезенә салынды.

Шул рәвешле, дөньякүләм ислам фәненә беренче тапкыр системалы рәвештә татар галимнәренең эшчәнлегенә анализ тәкъдим ителде, чөнки хезмәт гарәп телендә башкарылган һәм язылган. Ул шулай ук хәзерге Россия ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәфнең расмы буенча беренче фәнни хезмәт тә булып тора, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100