news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин татарлар арасында дини белгечләр җитмәвен әйтте

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин татарлар арасында дини белгечләр җитмәвен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман җәмәгатьчелегендә белгечләр җитмәвен белдерде һәм форум катнашучыларын Татарстанга белем алырга чакырды. Бу хакта ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

«Татар мөселман җәмәгатьчелегендә белгечләр җитми. Шул нисбәттән сезне Татарстанга килеп гыйлем алырга чакырам. Мисал өчен, үткән елның көзеннән Россиянең дүрт төбәгендә ислам финанслары буенча эш башланды. Бу яңа юнәлеш, яңа тәҗрибә, шуңа күрә ул авыр бара. Татарстанда бүгенге көндә Нәзарәт тарафыннан 11 финанс оешма өчен 14 продукт эшләп чыгарылды. Алар – ипотека, банк картасы, өлешләп түләү, хәләл инвестицияләр, пенсия фонды һәм башкаралар. Әмма аларның сатылуын да контрольдә тотарга кирәк. Әгәр ислам продуктлары шәригать контроленнән башка сатыла башласа, базарда намуссыз оешмалар килеп чыгачак һәм нәтиҗәдә продуктларга бер ышаныч та калмаячак», – диде Камил хәзрәт.

Ул ислам финанслары өлкәсен бик перспективалы булуын, шулай ук Татарстанның бу өлкәдә актив эш алып баруын билгеләп үтте. «Башкортстан да, Чечня да, Дагыстан да бу эштә Татарстанга карый», – диде ул.

Мөфти Коръән белгечләре, каллиграфларга да кытлык булуын әйтте.

Тагын бер мөһим юнәлеш – Коръән белгечләрен әзерләү. Бүгенге көндә инде сүз гади хафизлар турында гына бармый, ә курра хафизлар әзерләү мәсьәләсе тора. Курра хафизлар ул - Коръәнне 10 кыйраәт белән яттан укый белүче галимнәр. Әгәр дә татарларның Муса Бигиев шикелле олы галимнәр булдырасыбыз килсә, үзебездән соң дөнья мәдәниятендә урын калдырасыбыз килсә, һичшиксез бу эшкә тотынырга кирәк. Хәзер татарлар арасында дүрт шундый хафиз бар. Каллиграфларга татар мөселман өммәтендә ихтыяҗ бик зур. Мәчетләр төзеп, аларны бизәргә кирәк булгач, бу кытлык аеруча сизелә. Кызганычка, кайчак бизәлеш бик түбән дәрәҗәдә башкарыла. Китап бастыру юнәлешендә дә кадрлар җитми. Без гыйлемле, татар телле авторларны һәм тәрҗемәчеләрне Диния нәзарәте белән хезмәттәшлеккә чакырабыз», – диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының зур әһәмияте турында да әйтеп үтте.

«Ел саен шушы җыенда очрашып, татар дин әһелләре казанышлары һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шул рәвешле, форум татар өммәтенең үсешен күрергә мөмкинлек бирә. Төрле яктан тәҗрибә туплана, алга китеш күзәтелә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100