news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Камил хәзрәт Пенза мөселманнарын Җәмигъ мәчет ачылу белән тәбрикләде

Мөфти Камил хәзрәт Пенза мөселманнарын Җәмигъ мәчет ачылу белән тәбрикләде
Фото: dumrt.ru

Бүген, 11 сентябрьдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Пенза шәһәренә сәфәр кылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөбарәк Мәүдид аенда мөфти Камил хәзрәтне «Пенза өлкәсе мөселманнарының үзәкләшкән Диния нәзарәте» үзәкләшкән дини оешмасы мөфтие Асиат хәзрәт Уразаев чакырды.

Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт һәм Илфар хәзрәт яңа Җәмигъ мәчет ачылышы тантанасының шәрәфле кунаклары булды. Бу күптән көтеп алынган вакыйга иде: мәчет төзелеше 2010 елда ук башланган.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләде, мәчет ачылышының Мәүлид аена туры килүен ассызыклап, мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, хакимият органнары вәкилләре, Мәскәү, Дагыстан, Мордовия, Әстерхан һәм Иваново өлкәләре дин әһелләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады.

Аннары кунаклар һәм мәхәллә халкы җомга намазы укыды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot