news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүнең Бутово районында мөселман мәгърифәтчелек үзәгендә булды

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүнең Бутово районында мөселман мәгърифәтчелек үзәгендә булды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мәскәүнең Бутово районында мөселман мәгърифәтчелек үзәгендә булды. Хәзрәтләр Мәскәү шәһәренең Төньяк һәм Көньяк Бутово районнары мөселманнарының «Милость» җирле дини оешмасы җитәкчесе Марат хәзрәт Алимов чакыруы буенча килде. Ул узган атнада үзе дә Казанда Диния нәзарәте резиденциясендә булып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат хәзрәт Алимов кунаклар өчен мөселман мәгърифәтчелек үзәге территориясе буйлап экскурсия үткәрде, бинаны һәм андагы шартларны, матди-техник базасын күрсәтте, мәчетләр каршындагы курслар һәм укыту семинарларын оештыру турында сөйләде.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Камил хәзрәт Марат хәзрәткә чын ислам кыйммәтләрен тарату һәм Бутовода мөселманнарга белем бирү өлкәсендәге лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, Аллаһның рәхмәтендә булуын теләде, үгет-нәсыйхәт бирде, Нәзарәт ягыннан булышлык күрсәтүгә ышандырды.

Очрашу барышында хәзрәтләр шулай ук бергәләп сәламләү намазын укыды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot