Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Камил хәзрәт Катар спортчылары белән очрашты
22 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Катар кунаклары – Катар Олимпия комитетының кышкы спорт төрләре буенча генераль секретаре Хәсән Хиссам Хәмед Әл -Хебаби һәм Катарның хоккей буенча җыелма командасы капитаны, Катардагы хоккей амбассадоры Сауд Әл-Кувари, шулай ук Ислам илләрендә хоккейны үстерү оешмасы (ОРХИС) җыелма командасы баш тренеры Айваз Халиков һәм аның шәкерте, Катарның хоккей буенча җыелма командасы тренеры, Татарстан егете Данияр Солтанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Казанга Ислам илләрендә хоккейны үстерү оешмасының (ОРХИС) «Татнефть» Азия Кубогы дүртенче халыкара хоккей турнирында катнашу өчен килде. Ярыш 2026 елның 20-24 июнендә Казанда «Татнефть Арена» бозында уза.
Катарлылар Камил хәзрәткә очрашу өчен рәхмәт әйтте. Алар мөфтигә Катарда хоккей үсеше турында сөйләделәр, Казанга килгәч туган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Камил хәзрәт үз чиратында кунакларны Татарстанда ислам үсеше һәм Нәзарәтнең мөселманнар арасында сәламәт һәм спорт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды.
Кунаклар мөфтигә Катарның хоккей буенча җыелма командасы футболкасын бүләк иттеләр, ә Камил хәзрәт аларга бүгенге очрашу истәлеге Казан кулъязма мүсхәфен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз