Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти Камил Сәмигуллин журналистлар өчен ифтарда дөреслек һәм батырлык турында сөйләде
Мөфти хәдис фәне буенча дөрес мәгълүматның биш шартын җиткерде.
Бүген Татарстан мөфтияте һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы журналистлар өчен ифтар уздырды. Бу чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәригать буенча дөреслек һәм ялган нинди булырга тиешлеге хакында, шулай ук батырлык турында сөйләде.
Камил Сәмигуллин журналистларга «каләм белән эш итүче кешеләр» буларак дөреслек һәм ялганга ислам фәнендә нинди караш булуы хакында җиткерде. Аның фикеренчә, журналистлар дөреслек һәм ялганны ачыклаганда, боларны истә тотарга тиеш: «Пәйгамбәребез кешегә һәрбер ишеткән нәрсәсен сөйләү ялган була дип әйткән», ди мөфти. Шулай ук күп шаярткан, сүзендә тормаган кешеләрнең дә хәдисләре кабул ителмәгәнлеген әйтте.
Мөфти хәдис фәне буенча дөрес мәгълүматның биш шартын җиткерде. «Беренчедән, чылбыры берөзлексез булуы, ягъни чыганак. Икенчедән, чыганакның гадел кеше булуы. Өченчедән, ул кешенең хәтере яхшы булуы. Дүртенчедән, хәдиснең көчлерәк хәдискә каршы килмәскә тиеш. Бишенчедән, хәдистә яшерен кимчелек булмаска тиеш», - диде мөфти.
Камил хәзрәт «Татар-информ» журналистына ни өчен журналистлар өчен аерым ифтар уздырылуын җиткерде. «Без сезне коллегаларыбыз дип кабул итәбез. Имам мөнбәрдән хакыйкатьне берничә дистә, йөз кешегә генә җиткерсә, сез миллионлаган кешегә җиткерәсез. Шуңа күрә без сезнен белән мөнәсәбәтләрнең тыгызрак булуын телибез», – диде ул.
Ифтарда татар батыры образын тудыру буенча проект – «Туган Батыр» тәкъдим ителде. Проект «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, хәйрияче Радик Абдрахманов һәм мөфти Камил Сәмигуллинның уртак проекты. Туган батыр - гаилә кыйммәтләрен яклаучы кыю, көчле, зирәк, тапкыр, ышанычлы татар ир-егете буларак тәкъдим ителә. Радик Абдрахманов Туган Батырның хәзерге яшьләр омтылырга тиешле образ булырга тиешлеген әйтте.
«Туган Батыр» дип исемләнгән әкият китабы басмасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча тантаналы чараларга әзерләнә. Ул дүрт телдә булачак. Китап «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2002» икътисади чарасында тәкъдим ителәчәк.
Бу образны тудыручы, «Туган Батыр» әкият-кыйссасын иҗат иткән язучы Зөлфәт Хәким әйтүенчә, кешелек сыйфатлары гасырлар узса да үзгәрми. Ул дөрес юлны «бакча артындагы сукмак» белән чагыштыра. Кеше аның бар икәнен белсә дә, юлын тапмаска мөмкин. Безнең максат - кешегә яктылык бирү, - диде ул. Зөлфәт Хәким үзе тудырган образның идеясен дә шунда күрә.
«Туган Батыр дигән образны Радик Абдрахманов тәкъдим иткәч, мин башта бик үк ошатып та бетермәгән идем, - диде Зөлфәт Хәким «Татар-информ» журналистына. – Әмма соңрак ул миңа бик якын тоелды. Туган ул безнең өчен кадерле сүз. Туганым, туган як, туган авыл, туганнар дигән сүзләр безнең күңелгә бик якын».
Ифтарда мөфтият белән эшләүдә активлык күрсәткән журналистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар - Президентның матбугат сәркәтибе Лилия Галимова, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, ТНВ журналисты Илзирә Юзаева, «Хозур ТВ» редакторы Исмәгыйль Гиндуллин, «Реальное время» журналисты Рәдиф Кашапов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз