news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Халкыбызда хәләл тормыш рәвеше алып баруга бәйле бернинди авырлык юк

«Изге Болгар җыены» ачылышында чыгыш ясаганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкы өчен хәләл табу белән бәйле проблемалар булмавын әйтте.

«Бүген күп чараларга йомгак ясыйбыз, дип әйтеп була. Хәтерләсәгез, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәләл тормыш рәвеше булырга тиеш дигән фикер әйткән иде. Аллага шөкер, бөтен җирлектә инфраструктура булдырылды, дип әйтеп була. Мәдрәсәләр, мәчетләр, кафелар – барысы да эшли. Халкыбызда хәләл буенча яшәүдә, хәләл табуда бернинди авырлык юк», – дип сөйләде ул. 

Мөфти Дагыстаннан Пәйгамбәр (с.г.с.) әманәтләрен алып килгән дин кардәшләргә рәхмәт әйтте. «Әманәтләр күп. Динебез, Коръән Кәрим, намаз – барысы да әманәт», – диде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100