news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил Сәмигуллин: Махсус операциядә катнашучы мөселманнар үз Ватанын якларга китте

Мөфти Камил Сәмигуллин: Махсус операциядә катнашучы мөселманнар үз Ватанын якларга китте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин «Валдай» халыкара дискуссия клубының Казанда узган «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» конференциясендә махсус хәрби операциядә катнашучы мөселманнар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы мөселманнар да үзләренең нәрсә өчен киткәнен белергә тиеш – алар башка мөселманнар да ирекле яшәгән үз Ватанын якларга китте», – диде Камил хәзрәт.

Мөфти иң башта Бөек Ватан сугышы елларында да мөселманнарның бердәм булуын искә алды.

«Сәяси шартларның катлаулы чорында ислам дин әһелләре кешеләрне берләштерү, дәртләндерү өчен гаҗәеп сәләтләрен күрсәткәннәр. 1942 елда мөселманнарны фашизмга каршы көрәшкә чакырып, танк колоннасы төзүгә шәхси акчаларын керткән Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман Расулевнең зур гамәлләре бәяләп бетергесез. Һәм совет мөселманнары да, большевикларга булган үпкәләрен онытып, Ватаныбызны якларга фронтка китәләр», – дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100