Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Камил Сәмигуллин һәм митрополит Кирилл Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың төп дини конфессия вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл катнашты.
Алар конфессияара хезмәттәшлек һәм башка актуаль темалар хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтие һәм митрополит Миңнехановны туган көне белән тәбрик итте. Камил Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановка ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм мөфтиятнең югары бүләген – беренче дәрәҗә Мәрҗани орденын тапшырды.
Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл исә Татарстан Рәисенә шәмаил бүләк итте, шулай ук күрсәткән ярдәме, дини һәм милли традицияләрне саклаганы өчен рәхмәт белдерде.
Искәртеп узабыз, бүген Рөстәм Миңнехановка 66 яшь тулды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз