Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти ислам уку йортлары мөгаллимнәренә «Мөхәммәдия»нең юбилей медален тапшырды
Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Татарстан мөфтие, әлеге уку йорты директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың ислам уку йортлары мөгаллимнәренә мәдрәсәнең 140 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Медальләрне мөфти кулыннан бу мәдрәсәне төрле елларда тәмамлап, хәзерге вакытта «Мөхәммәдия»нең үзендә, Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге, Мамадыш, Әлмәт, Кукмара, Буа, Урыссу мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимнәр алды.
Коръән уку һәм дога кылу белән башланып, җылы рухта узган очрашуда Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры урынбасары Аяз Мингалиев шәкерт чакларындагы хатирәләре белән уртаклашты. Алар, «Мөхәммәдия»дә алган белемнең нигезле булуын билгеләп үтеп, хәзерге вакытта биредә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтте.
Мәдрәсәнең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповтан соң озак еллар җитәкче вазифасында булган Наил хәзрәт Яруллин, чыгыш ясап, мәдрәсәдә заманча шартлар тудырган өчен, мөфтигә һәм мөфтияткә рәхмәт белдерде.
Очрашу «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе буйлап экскурсия һәм шәкертләр белән аралашу белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз