Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти һәм Росгвардиянең Татарстан буенча Идарәсе башлыгы хезмәттәшлек турында сөйләште

28 мартта Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Рөстәм Гомәров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булып китте. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында җитәкчеләр оешмалар арасында багланышлар планы турында фикер алышты. Алар рухи-агарту дәресләрен һәм шәхси составның Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашуларын, мәчетләрдә һәм Татарстан Республикасындагы истәлекле мөселман урыннары буйлап экскурсияләр оештыру һ.б. мөмкинлекләрне карады. Шулай ук махсус хәрби операция барышында хәрби-хезмәт бурычларын үтәүче бүлекчәләргә бергәләп бару, мәчетләрдә һәм бүлекчәләр территориясендә намаз уку, кирәкле дини әдәбият белән тәэмин итү һ. б. планлаштырыла.
Очрашу вакытында Рөстәм Гомәров Камил хәзрәткә «Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенә йөкләнгән бурычларны үтәүдә һәм вәкаләтләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен» Мактау грамотасы тапшырды. Рөстәм Фәрит улы мөфтигә Росгвардия хезмәткәрләренең, хәрбиләрнең рухи тәрбиясенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Аннары хөрмәтле кунаклар өчен Диния нәзарәте резиденциясе буйлап экскурсия уздырдылар һәм мөфтиятнең киң күләмле эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз