news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскида хәләл ризыкта дуңгыз ДНКсы табылган

«Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерү һәм маркировкалау өчен җаваплылык тулысынча җитештерүче өстендә. Әгәр продукт хәләл түгел, әмма җитештерүче аны ислам күзлегеннән рөхсәт ителгән дип күрсәтсә, гөнаһы сатып алучыга булмый. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов РИА Новостига шулай дип сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Свердловск өлкәсенең Россельхознадзор матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төбәктә хәләл колбасада дуңгыз ДНКсы табылган. «Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча «ВНИИЗЖ» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Свердловск филиалында шәхси эшмәкәр С.В. Карамышева һәм «Равис – птицефабрика Сосновская» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән әзер ит продукциясе фальсификациясе ачыкланган»,— диелә Свердловск өлкәсенең Россельхознадзор матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Кешеләр — фәрештә түгел, алар ялгышырга, белмәгәнлекләре белән тыелган эш эшләргә мөмкин. Хәдистә болай диелгән: «Минем өммәтемнән хата белән кылынган өчен, онытучанлык белән кылынган һәм ирексезләп башкарылган өчен соралмаячак». Димәк, Уралда «хәләл» дип аталган продукциядә дуңгыз ДНКсы булу — җитештерүченең җаваплылык өлкәсе. Әгәр ит яки продукт хәләл түгел, әмма мөселман өчен рөхсәт ителгән дип күрсәтелсә, ә сатып алучы аны белми кулланса, гөнаһы аңа булмый», — дип хәбәр итте мөфти Галәветдинов.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары дин тотучыларга шәригать нормалары буенча продукция сатып алганда «хәләл» билгесенә ориентлашырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100