Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Гайнетдин Яңа ел төнендә Херсон өлкәсендә булган теракт сәбәпле кайгы уртаклашты
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Яңа ел төнендә Херсон өлкәсендә булган терактка бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Телеграм-каналы хәбәр итә.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Яңа ел төнендә Херсон өлкәсенең Хорлы авылында пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Бар дөньяны сискәндергән бу рәхимсез җинаять катгый рәвештә гаепләүгә лаек һәм аны кабул итү мөмкин түгел.
Уйларыбыз һәм догаларыбыз мәкерле һөҗүм аркасында яраланган һәм зыян күргән, хастаханәдә яшәү өчен көрәшүче һәм якыннарын җирләргә мәҗбүр булган кешеләр турында. Аллаһы Тәгалә әлеге фаҗигагә дучар булган һәркемгә чыдамлык һәм сабырлык, рухи ныклык һәм түземлек бирсен. Рәхимле Раббыбыз тән ярасы алганнарны савыктырсын, якыннарын югалтканнарга күңел юанычы бирсен. Амин», - диелә кайгы уртаклашу текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз