news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Гайнетдин патриарх Кириллны I дәрәҗә «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде

Россия Динара советы утырышында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех мөфти Равил Гайнетдин Рус православие чиркәве җитәкчесе Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга Россия мөселманнарының иң югары бүләген - I дәрәҗә «Әл-Фәхр» Мактау орденын тапшырды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны Россия мөселманнарының иң югары бүләге - «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләү турында карар кабул итте, бу Россия Динара советының 25 еллыгы һәм Ватаныбыз халыкларының бердәмлеге хакына күпьеллык хезмәтләр белән бәйле», - дип белдерде Россия мөселманнарының дини лидеры.

Мөфти Гайнетдин имзалаган карар нигезендә, бүләк «Рус православие чиркәвенең ислам дөньясы белән диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне күпьеллык ныгытуга һәм үстерүгә зур шәхси өлеш керткән, Россиядә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм килешеп яшәүне кайгырткан өчен, шулай ук Россия Динара советның 25 еллыгы белән бәйле рәвештә» тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100