news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Гайнетдин Нәфигулла Ашировны бүләкләү турындагы карарны имзалады

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфтие Нәфигулла Ашировны «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти Нәфигулла Аширов 70 яшьлек юбилее уңаеннан күпьеллык хезмәте, ислам мәдәни һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен торгызуга һәм ныгытуга, шулай ук мөселман өммәтен берләштерүгә керткән зур өлеше өчен Россия мөселманнарының иң югары бүләгенә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot