Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Гайнетдин Берләшкән гарәп әмирлекләре вице-премьеры белән очрашты

Берләшкән гарәп әмирлекләре вице-премьеры, эчке эшләр министры Сәйф ибне Зәйд Әл Нәһәйян Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин аңа реконструкциядән соң 2015 елда Президент Владимир Путин катнашында ачылган илебезнең төп мөселман гыйбадәтханәсе турында сөйләде.
Мөфти Гайнетдин белән вице-премьер Әл Нәһәйян Мәскәү Җәмигъ мәчетенең төп залында намаз укыдылар, уртак проектлар турында фикер алыштылар һәм мәчетнең конференцияләр залында узган «Заманча җәмгыять үсешендә гаилә институтының әһәмияте» дигән халыкара форумның пленар өлешендә катнаштылар.
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин кунакка истәлеккә Коръәннең Казан басмасының 1844 елгы оригиналын һәм профессор Дамир Мөхетдиновның «Россия Исламы тарихы» монографиясен бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз