news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр чакта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте

Мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр чакта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте
Фәрит хәзрәт Сәлмән
Салават Камалетдинов

«Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры, мөфти Фәрит хәзрәт Сәлмән авыр вакытта җан тынычлыгы табу ысулын әйтте.

Бу көннәрдә Татарстан районнарыннан өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрне әзерлек пунктларына туплыйлар. Егетләрнең якыннары моны авыр кабул итә.

«Адәм баласына Аллаһы Тәгалә язганнан башка бернәрсә дә булмый. Гомере озын булса, ул теләсә каян, «кургаш яңгыры» яуган җирдән дә, исән-сау кайта, ә вакыты җиткән икән, монда да егылып, җан бирә. Шуңа күрә, беренчедән, Аллаһның тәкъдиренә иманны нык тотарга кирәк. Икенчедән, өметне өзмәскә кирәк. Өметсез иблис кенә була. Өченчедән, мөселман кешесе киләчәкне уйлап яши. Бу очракта Аллаһ сынаулар үткәндә җиңеллеген бирә», - диде Фәрит хәзрәт Сәлмән «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100