news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләренә ачык дәрес бирде

Ютазы районына эш сәфәре барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Фәнис» мәдрәсәсе студентлары белән очрашты һәм «Коръән фәннәре» буенча ачык дәрес үткәрде.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чарада мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы кызлар катнашты. Алар мөфтигә кызыксынган темалар буенча сораулар бирде һәм тулы җаваплар алды.

Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, бастыру һәм халыкка җиткерү һ.б. эшчәнлеге хакында җентекләп сөйләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot