Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Джакартада «Индонезия-Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашты
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Джакартага (Индонезия) эш сәфәре кысаларында «Индонезия - Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашты. Чара Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең рәсми визиты барышында узды
Халыкара очрашу Коръән аятьләре белән башланып китте. Аларны Камил хәзрәт укыды. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, чараны башлап җибәреп, Индонезия җитәкчелегенә илнең эшлекле даирәләре белән очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе түгәрәк өстәлдә хәләл индустриясенә аерым тукталды. Республика, Индонезиянең дөньядагы иң зур мөселман иле булуын исәпкә алып, уртак җитештерүне булдыру, хәләл продукцияне экспортка җибәрүне киңәйтү, шулай ук аны Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларына чыгару өчен инфраструктураны һәм логистиканы үстерү белән кызыксына.
Шунысы игътибарга лаек: Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты 2026 елның мартында Индонезия Республикасы Дин эшләре буенча министрлыгы каршындагы Хәләл продукцияне тәэмин итү агентлыгында (BPJPH - Badan Penyelenggara Jaminan Produk Halal) аккредитация алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз