news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донецк һәм Луганск халык республикалары мөселманнары өчен хаҗга квоталар бирергә җыеналар

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте быел үз квоталарыннан Донецк һәм Луганск халык республикалары ислам тарафдарлары өчен урын бирергә әзер. Бу турыда РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рушан Аббязов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Быел Россия мөселманнары Диния нәзарәте бүлеп бирелгән квоталардан ДНР һәм ЛНР мөселманнарына Мәккә һәм Мединә шәһәрләренә хаҗ кылу мөмкинлеге бирергә әзер. Әгәр бу республикаларның ислам динен тотучылары хаҗ кылырга әзер, финанс мөмкинлекләре һәм тиешле документлары бар икән, алар безнең нәзарәткә мөрәҗәгать итә ала. Без дин кардәшләребезгә исламның биш баганасының берсен үтәргә ярдәм итәчәкбез", - диде Аббясов.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мондый тәҗрибәсе бар инде.

"2014 елда Кырым Россия белән кушылганнан соң, без ярымутрау мөселманнарына хаҗга әзерләнүдә һәм кылуда ярдәм иттек. Украина чорында ислам динен тотучылар хаҗны бары тик берничә дистә кеше генә кылган булса, шул ук 2014 елда РФ мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мәккәгә һәм Мәдинәгә Кырымнан йөзләгән мөселман җибәрелде", - диде Аббясов.

Быел россиялеләр өчен хаҗ кылуга квота пандемия чорына кадәрге дәрәҗәдә, ягъни 25 мең кала, әмма кыскартылырга да мөмкин, дип хәбәр иткән иде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары. Мәскәүдән, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән Согуд Гарәбстанына туры чартер рейсларын гамәлдән чыгару сәбәпле, хаҗ-пакет сизелерлек кыйммәтләнәчәк, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100