news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Булган дини белемнәр, китаплар совет чоры хәзрәтләре тырышлыгы белән сакланган

Мөфти: Булган дини белемнәр, китаплар совет чоры хәзрәтләре тырышлыгы белән сакланган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин советлар чорындагы хәзрәтләрнең динне үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Ул «Корстон» үзәгендә узган «Советлар Берлегендә мөселман уку-укытуы һәм мәгърифәтчелек» IX Гомумроссия фәнни-дини җыелышта чыгыш ясады.

«Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисе бар. Шундый көн килер, дин тоту утлы күмер тоту кебек булыр, тотсаң – пешерер, ташласаң – сүнәр, диелгән. Совет заманында мөгаллимнәр һәм шәкертләр шундый шартларда белем алган, тараткан. Дин тыелган заманда салкын машиналарда, юеш идән асларында качып дин дәресләре биргәннәр. Атеизм, коммунистлар идеологиясеннән курыкмыйча, динсез халыкны иман юлына чакырганнар. Бүген дин өлкәсендә хезмәт итүче иң абруйлы татар хәзрәтләре арасында да шул чор шәкертләре бар. Бүгенге булган белемнәр, китаплар совет чоры хәзрәтләре тырышлыгы белән сакланган», – диде ул.

Мөфти шул чорга бәйле кайбер исемнәрне атап үтте. «Габделхәк хәзрәт Саматов, Әхмәдзаки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Гарифулла хәзрәт Гайфуллин кебек фидакарь шәхесләр, алардан белем алган мөселманнар Аллаһтан бирелгән зур бәхеткә ия булган», – диде.

Ул Совет чоры остазларының дини һәм гыйльми мирасын өйрәнү, хәзрәтләрен халыкка җиткерү максатыннан нәзарәтнең ел саен фәнни укулар уздырып торуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100