news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Әлбир Крганов Яңа ел алдыннан мөселманнар өчен азык-төлеккә бәяләр турында сөйләде

Ислам буенча рөхсәт ителгән продуктлар Яңа елда кыйммәтләнмәячәк, бу чорда ихтыяҗ тотрыклы кала, дип белдерде Россия мөселманнарының Дини җыены мөфтие Әлбир Крганов. Бу турыда ул «РИА Новости»га сөйләгән.

«Итнең Яңа елга кыйммәтләнүе шикле. Яңа ел алдыннан хәләл продукциягә ихтыяҗ тотрыклы булып кала, шуңа күрә мондый азык-төлекнең бәясе күтәрелми, иткә бәя артмау шуның белән бәйле. Хәләл ризыкларга ихтыяҗ ике ислам бәйрәме – Корбан гаете һәм Ураза гаете алдыннан зур. Тик ул чакта да хәләл кибетләр бәяләрне күтәрми, чөнки бу чорга эшмәкәрләр сатуга күп күләмдә корбанлык хайваннар һәм башка продукция, әйтик, хөрмә Һәм тәм-томнар әзерли», – диде мөфти Крганов.

Аның сүзләренчә, мөселманнар өчен Яңа ел каникуллары башка диндәге кешеләрнекеннән аерылмый.

«Без туганнарыбызга һәм якыннарыбызга бүләкләр сатып алабыз, бигрәк тә Яңа ел килүен яхшы кәеф белән көтүче балаларны сөендерәсе килә. Төп чыгымнар нәкъ менә бүләкләргә, Яңа ел табынына һәм кунакларны сыйлау өчен тотыла. Мандарин һәм әфлисун кебек продуктларга ихтыяҗ зур, чөнки алар бәйрәм кәефе алып килә», – диде Крганов.

Россиядән ислам дөньясы илләренә хәләл продукция экспортын киңәйтү үзебезнең авыл хуҗалыгы тармагындагы җитештерүчеләрнең эшенә уңай йогынты ясаячак һәм авылны күтәрергә ярдәм итәчәк, дип өстәде мөфти.

Крганов хәбәр иткәнчә, ул быел кайбер мөселман илләрендә булган, аерым алганда, Индонезиядә. Бу илдә Россиядән китерелә торган ит продукциясенә, ашлыкка һәм көнбагыш маена ихтыяҗ бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot