news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Әлбир Крганов: Шәһәрләрдә татар теле мохите зәгыйфьләнә

Мөфти Әлбир Крганов: Шәһәрләрдә татар теле мохите зәгыйфьләнә
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүгә борчылуын белдерде. Ул бу хакта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

«Үткән ел Рөстәм Миңнеханов: «Безнең милләтнең ике терәге бар – ислам һәм татар теле. Алар – безнең киләчәк, аларсыз булмый», – дигән иде. Дини, рухи, гражданлык нигезләрен югалткан халык тарих сәхифәләрендә генә сакланып калырга мөмкин. Барыбыз да татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүгә борчылабыз. Шәһәрләрдә татар теле мохите зәгыйфьләнә. Без татар телен саклап калу өчен мәктәпләрнең һәм гаиләләрнең потенциалыннан тулырак файдаланырга, күп телле мәктәпләр ачу практикасын кулланырга һәм татар телендә мәчетләрдә курслар оештыруны мөһим, дип саныйбыз», – дип белдерде мөфти.

Әлбир хәзрәт Крганов диннәр һәм милләтләр арасында дуслык – Россия дәүләтенең нигезе булуын да билгеләп үтте.

«Үзгәрүчән дөньяның әлеге шартларында дини факторның роле бик олы. Иҗтимагый дәүләт тормышының рухи һәм әхлакый нигезләрен саклау һәм ныгыту проблемасы аеруча актуальләшә. Безнең киләчәгебез турыдан туры дини, мәдәни һәм цивилизация кыйммәтләренә нигезләнә. Владимир Путин дини берләшмәләрнең вәкилләре белән очрашуда билгеләп үткәнчә, милләтләр һәм диннәр арасындагы гармония Россия дәүләтчелеге нигезе икәнен һәрвакытта истә тотарга кирәк. Аны саклау һәм үстерү өчен уртак чаралар бездән әле дә таләп ителә. Диалог культурасы һәрвакыт диннәр һәм милләтләр арасында үзара аралашуга ярдәм итә, хезмәттәшлекне ныгыта», – диде Әлбир хәзрәт Крганов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100