news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Моди: Казанга сәфәрем Һиндстан белән Россия арасындагы партнерлыкны тагын да ныгытачак

Моди: Казанга сәфәрем Һиндстан белән Россия арасындагы партнерлыкны тагын да ныгытачак
Фото: kremlin.ru

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди БРИКС саммитында катнашу өчен Татарстан башкаласына килүен шәрехләде. Сәясәтченең сүзләре илнең Тышкы эшләр министрлыгы сайтында чыкты.

«Казанга сәфәрем Һиндстан белән Россия арасындагы аерым бер төрле һәм приоритетлы стратегик партнерлыкны тагын да ныгытачак», — дип белдерә Моди.

Моннан тыш, ул Һиндстан «БРИКС кысаларындагы тыгыз хезмәттәшлекне бәяли» дип билгеләп үтте. Моди сүзләренчә, БРИКС «үсеш, реформалаштырылган күпьяклылык, климат үзгәрү, икътисади хезмәттәшлек, тәэмин итүләрнең тотрыклы чылбырын булдыру, кешеләр арасындагы һәм мәдәни элемтәләргә ярдәм итү һәм башка өлкәләрдәге глобаль көн тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды».

Бүген Казанда уналтынчы БРИКС саммиты башлана. Ул өч көн дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин 22 октябрьдә Нарендра Моди һәм башка чит ил лидерлары белән очрашырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100