Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Модельер Солтан Салиев: Татарлар һәрвакытта зәвыклы булган
Танылган модельер, милли кием дизайнеры, Евразия этнодизайнерлары ассоциациясе вице-президенты Солтан Салиев милли костюмнарга карата үз фикерен белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Яшел төс – татар төсе» дигән әйберне шулкадәр башка кертеп урнаштырганнар... Чын татар киемнәре булган картиналарны табып карасыннар. Беркайда да татарлар яшелдән киенгән дип язылмаган.
Татарларның, сүз уңаеннан, монохром (бер төстән торган) киемнәре булмаган. Төсләр бик гармонияле булган. Татарлар һәрвакытта зәвыклы булган. Болар – кычкырып торган ачык төсләр түгел, барысы да чама белән. Без бию коллективларының милли костюмнарында төсләр мәсьәләсендә арттырып җибәрүне күзәтәбез икән, алар сәхнә үзенчәлекләрен күздә тотып эшли – сәхнә бераз төсне «йотарга» мөмкин. Әмма шушы арттыруны халык кабул итеп ала – алар, шулай булырга тиеш, дип саный башлый.
Элек «зәһәр» төсләр булмаган да бит, табигый буягычлар белән эш иткәннәр. Табигый төсләр тиз уңган һәм бераз вакыттан тоныкланган. Тагын бер кат кабатлыйм – татарларның зәвыгы булган. Музейларда да күзәткәнем бар – төсләр бик гармонияле. Бу – татарларның эстетикасын күрсәтеп тора дип уйлыйм, ди ул.
Солтан Салиев белән Рузилә Мөхәммәтова сөйләште. Тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз