news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Модельер Ләйсән Хаҗиева милли эшләнмәләрнең кыйбат булу сәбәбен әйтте

Модельер Ләйсән Хаҗиева милли эшләнмәләрнең кыйбат булу сәбәбен әйтте
Рамил Гали

Модельер Ләйсән Хаҗиева милли эшләнмәләрнең кыйбат бәядән сатылуына аңлатма бирде.

«Бу - кул эше. Һәр дизайнер, модельер аны үзе эшли. Шушы аксессуарны, киемне тегәр өчен берничә көн китә. Нишләп әле ул үз эшләнмәсен арзанга сатарга тиеш? Икенчедән, мондый милли аксессуарлар, киемнәр башка кешеләрдә юк, ул сездә генә була. Бездә милли киемнәрне җитештерү оешмасы, фабрикасы юк. Ачылса, бәяләр бу кадәр кыйбат булмас иде. Бездә үзебезнең тукымалар да эшләнми, чит илдән сатып алырга туры килә. Шуның өчен бар нәрсәне исәпкә алып, бәя куела. Берничек тә арзан бәя була алмый», - диде Ләйсән Хаҗиева «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Алып баручы, музыкант Илмир Ямалов фикеренчә, тормыш рәвешенә милли элементлар кертү өчен кыйбатлы әйберләр алмасаң да була.

«Кем өчендер 9 меңлек сумка да кыйбат. Читекнең дә бәясе арзан түгел. Милли элементларны киеп йөрисең килә икән, сумка алмасаң да ярый. Осталарга сыйфатлы, эшкәртелгән күн табарга кирәк бит әле», - дигән фикерен әйтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100