news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Модага 60-80 ел киемнәре кайта – Вячеслав Зайцев

“Мин шул елларда ясаган рәсемнәремне үзгәртмим, камилләштерәм генә”, - ди дизайнер.

Модага 60-80 ел киемнәре кайта – Вячеслав Зайцев
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанга, “Мисс-Татарстан” бәйгесенә кунак булып, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев килде. Бәйге алдыннан уздырылган матбугат очрашуында ул мода, бу сезонда актуаль булган кием стильләре турында да сөйләде.

“Модага 60-80 еллардагы популяр киемнәр кире кайта. Хәзер яңа образлар эзләү юнәлешендә эшләмим. Мин шул елларда ясалган кием эскизларымны үзгәртмим, бары камилләштерәм генә. Быелгы сезонда классика һәм челтәр бизәкләр актуаль булачак”, – диде танылган дизайнер.

Ул шулай ук макияж үзенчәлекләре турында да әйтеп узды.

“Кара тутлы кызларга – кызыл, аксыл кызларга әфлисун төсендәге иннек килешә. Бүген “Мисс Татарстан” подиумына чыгасы кызларның да бу үзенчәлекләре искә алыныр дип уйлыйм”, – диде Вячеслав Зайцев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100