Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен волонтерлар штабы эшли
Мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иҗтимагый хәрәкәтенең җаваплы координаторы Тимур Сафин волонтерлар штабы формалашуын әйтте.
«Безнең хәрәкәт нигезендә волонтерлар штабы актив формалаша. Алар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итә. Баланы карап тору, кибеттән кирәк-ярак сатып алу, йорт хайванын карап тору буенча ярдәм күрсәтәләр», – дип сөйләде ул Татарстанның Министрлар кабинетында узган брифингта.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча төрле мәйданнарны, фондларны, кайнар элемтәне үз эченә ала.
Тимур Сафин сүзләренчә, 21 сентябрьдән барлык каналларга 22 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. «Башта мөрәҗәгатьләр мобилизация буенча консультация формасында иде, хәзер гаиләләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Һәр унынчы мөрәҗәгать – психологик ярдәм сорау», – ди ул.
Ул җыелган гуманитар ярдәм күләме турында да сөйләде.
«Мәсәлән, мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына 2,5 тонна кондитер эшләнмәләре, 6 мең пар җылы оекбаш, Донбасста яшәүчеләргә 72 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде», – дип сөйләде ул.
Барлык сораулар буенча 8 800 350 0216 номерына шалтыратырга яки ярдям.рф сайтына мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз