Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мобилизацияләнүчеләрнең элекке хезмәт килешүен озайтуга хокукы турындагы закон имзаланды
Россия Президенты Владимир Путин РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр турындагы законга имза куйды. Ул үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китүчеләрнең һәм мобилизацияләнгән кешеләрнең хокукларына ачыклык кертә. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
Документ нигезендә, әгәр мобилизацияләнгән кеше белән хезмәт килешүе аның хәрби хезмәт узган вакытта гамәлдә булу срогы узу белән бәйле рәвештә өзелсә, ул тәмамланганнан соң өч ай эчендә хәрби хезмәткәрнең элек биләгән вазифасы буенча шул ук эш бирүчедә эшкә керергә өстенлекле хокукы бар.
Моннан тыш, вахта ысулы белән эшләүче затларны эш башкарган урынга китерү эш бирүче акчасына башкарылырга тиеш. Шулай ук хезмәткәрнең яшәү урыныннан алып җыю пунктына кадәр бару бәясен компенсацияләү дә мөмкин.
Искәртик, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Махсус хәрби зонада хезмәт итү өчен 300 мең кеше чакыртылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз