news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен вузларда бюджет урыннары бүлеп бирергә мөмкиннәр

Киләсе елдан мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен югары уку йортларына кергәндә махсус урыннар бүлеп бирелергә мөмкин. 2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга исәпләнгән, икенче укылышта кабул ителгән бюджет проектында шундый яңалык урын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федерация Советының регламент комитеты рәисе Вячеслав Тимченкога сылтама белән хәбәр итә.

«Федерация Советы Дәүләт Думасына бюджет проектының икенче укылышына мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен югары уку йортларында өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында төзәтмәләр юллады», - диде сенатор.

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне 2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга исәпләнгән федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте. Икенче укылыш кысаларында Дума РФ Хөкүмәте, «Бердәм Россия», ЛДПР, «Яңа кешеләр» партияләре депутатлары һәм сенаторларның бюджет акчаларын яңадан бүлүгә бәйле төзәтмәләрен хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100