news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнүчеләргә хезмәт гарантияләре, кредит каникулы бирү турындагы закон хупланды

Бүген Федерация Советы мобилизацияләнгән гражданнарга эш урыннарын саклау турындагы законны хуплады. Сенаторлар шулай ук запастан чакырылучыларга кулланучылар һәм ипотека займнары буенча кредит каникуллары бирүне яклап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Мобилизацияләнүчеләргә Россия Кораллы көчләрендә хезмәт үткән вакытта хезмәт стажы да исәпләнеләчәк. Кайткач, алар өч ай дәвамында элеккеге эш урынына кире урнаша алачак, дип билгеләп үтелә.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән кешеләр һәм контракт белән хезмәт итүчеләр кредит яки займ килешүе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып торуга хокуклы булачак. Килешүләр мобилизацияләнгән көнгә кадәр яки Украинада махсус хәрби операциядә катнашу турында килешү имзаланган көнгә хәтле төзелгән булырга тиеш. Кредит алу килешүе төзегән мондый хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына да шундый ук хокук биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100