news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элвин Грей мобилизацияләнүчеләргә Радий Хәбиров сүзләрен җиткерде: Җиңеп кайтыгыз!

Элвин Грей мобилизацияләнгәннәрне озатканда концерт куйды.

Элвин Грей мобилизацияләнүчеләргә Радий Хәбиров сүзләрен җиткерде: Җиңеп кайтыгыз!

Казанның Танк полигонында мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен озаттылар. Аларны Россиянең көньягынадагы шәһәрләрнең берсенә җибәрәләр.

Рәсми митингтан соң мобилизацияләнүчеләр өчен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Радик Юльякшин – Элвин Грей чыгыш ясады. Радик Юлъякшин – Башкортстан Республикасы Башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли. Ул Башкортстаннан булган хәрбиләргә Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбировның сүзләрен җиткерде.

«Радий Хәбиров: «Егетләр, Башкортстан сезнең белән. Бөтенегез дә исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Җиңеп кайтыгыз», – диде. Шулай ук, тиздән сезнең белән бергә гаскәрләрдә булачагын әйтте», – диде ул.

Элвин Грей мобилизацияләнүчеләргә теләктәшлек сүзләрен белдерде. «Кызганыч, тормышта шулай да була. Кызганыч, без бүген шундый мохиттә күрешәбез. Сезнең җиңү белән кайтуыгызны телим. Без сезне көтәчәкбез. Рәхмәт бергә булганга. Гел бергә! Башкортстан, Татарстан, алга!» – диде ул һәм командасы белән китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә концерт куйды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot