news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнүчеләр: Концертлар халыкның безнең белән бергә булуын күрсәтә

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында мобилизацияләнүчеләр өчен концерт булды.

Мобилизацияләнүчеләр: Концертлар халыкның безнең белән бергә булуын күрсәтә
Салават Камалетдинов

Кичә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында мобилизацияләнүчеләр өчен концерт булды. Ул яңа территорияләрнең Россиягә кушылуына багышланган иде.

Концертка килгән хәрбиләр, мондый чараларның кирәк булуын әйтте. 

"Минемчә, мондый концертлар күңелне күтәрә. Халыкның безнең белән бергә булуын күрсәтә. Хәрбиләр өчен мондый концертлар булырга тиеш дип уйлыйм. Ул бит кешенең күңелен, рухын күтәрер өчен оештырыла. Солдатларга андый ярдәм бик кирәк”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә медицина ротасыннан санитар Илназ Баһавиев


“Концерт рухны күтәрде, стимул арта. Ешрак шулай җыеласы иде, әмма безгә әзерләнергә кирәк”, - дигән фикерне дә җиткерде башка ир-атлар. 

Концерт башында мобилизацияләнүчеләргә Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченко мөрәҗәгать итте. 


“Сезне җыйдылар, киендерделәр – беренче этапны уздыгыз. Алда икенче – төп этап – укулар. Бу этапта иң мөһиме – бер-берегез белән якынрак танышу. Бөтен әйбергә өйрәнегез, үзегезгә беренче ярдәм күрсәтергә, башкаларга ярдәм итәргә өйрәнегез. Үзегезне саклагыз. Барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Өегездә әти-әни, балалар, туганнар көтә. Алар телефон шалтыраган саен сискәнеп куячак. Шуның өчен мөмкинлек булган саен, өйгә шалтыратыгыз. Хәрби бурычны үтәп, барыгыз да исән кайтыгыз”, - диде ул. 

Мобилизацияләнүчеләр алдында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады. "Сезнең йөздә улымны, абыйны, әтине, иремне күрәм. Ил өчен авыр көннәрне кичерәбез. Сезне беренчеләрдән булып чакырдылар. Авыр булуын аңлыйм. Сезне ничек озатканнарын күреп тордык. Без сезнең белән горурланабыз. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызга ышанабыз”, - диде ул.

Сәрия Сабурская шулай ук концертлар кую яклы булуын әйтте. “Безнең ир-атлар - чын патриот. Мин алар алдында баш иям. Без аларның кәефен, рухын күтәрергә тиеш. Алар безнең кайгыртуны тойсын. Без алар белән бергә булуыбызны күрсәтергә тиеш”, - диде ул.

Мобилизацияләнүчеләр алдында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова, Рафис Кәлимуллин, Азат Фазлыев, Анастасия Макарова һәм башка артистлар, коллективлар чыгыш ясады. 


“Концертларны куярга кирәк дип саныйм. Артистлар, оештыручылар кешеләргә әйбәт эмоцияләр бүләк итәргә тырыша. Тамашачының алкышлары буенча концерталрның урынлы һәм кирәк булуы күренә. Минем туган авылымнан күп кеше мобилизацияләнде. Бүген алар залда утыра. Без алар белән бергә”, - дип сөйләде Анастасия Макарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100