Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мобилизацияләнүчеләр һәм котрактникларга каралган түләүләрдән салым тотып калынмаячак
Дәүләт Думасы мобилизацияләнгән россиялеләргә юнәлдерелгән матди ярдәмне салымнардан азат итә торган төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышларда кабул итте. Төзәтмәләр Думага бюджет пакеты составында тапшырылган РФ Салым кодексындагы үзгәрешләр турындагы закон проекты кысаларында кабул ителде.
РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби бурычын үтәүче яки Росгвардиядә хезмәт итүчеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары, мондый керемнәр күрсәтелгән затларның махсус хәрби операциядә катнашуына бәйле рәвештә алынган очракта, салымнардан азат ителә.
Шулай ук инфраструктура объектларын торгызу максатыннан яңа төбәкләргә командировкага җибәрү белән бәйле чыгымнарны каплау өчен хезмәткәрләргә түләнгән акчадан да салым тотып калынмаячак.
Моннан тыш, хәрби хезмәткәр һәлак булган яки I төркем инвалидлык алган очракта кредит яки займ кредиты килешүе буенча йөкләмәне өзүгә бәйле рәвештә алынган керемнәр өчен дә салымнан азат итү каралган. Яңа территорияләргә командировкага җибәрелгән кешеләрнең тәүлеклек акчаларыннан да салым тотып калынмаячак.
Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган кешеләргә бер тапкыр акча бирү турындагы указны имзалаган иде. Аның күләме 195 мең сум тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз