Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре балалар пособиесен билгеләгәндә исәпкә алынмаячак
1 ноябрьдән Россия Хөкүмәте карары нигезендә мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә исәпкә алынмый.
«Мобилизацияләнгән кешенең элеккеге хезмәт хакы, премияләр, эшмәкәрлек керемнәре һәм башкалар мохтаҗлыкны билгеләгәндә исәпкә алынмый», – дип аңлатты Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Аның сүзләренчә, элек гаиләгә, иренең хезмәт хакы булмау сәбәпле, акча түләү билгеләнмәгән булса, хәзер мобилизацияләнгән кешенең хатыны пособие сорап кабат пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала.
Мохтаҗлык дәрәҗәсе 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре һәм йөкле хатын-кызлар өчен айлык пособие билгеләгәндә исәпләнә. Ярдәмне җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ала ала. Түләүне алу өчен ата-аналардан хезмәт хакын яки аның ни өчен булмавын расларга сорала. Гаилә милкенә дә таләпләр куела.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуны раслаучы документлар мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга бирелә. Бу вакыттан соң яңадан гариза тапшырырга кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз