news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшләячәк

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшләячәк
"Татар-информ" архивы

27 октябрьдә Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Кайнар линия 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Татарстанлыларның сорауларына республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары җавап бирәчәк.

Шалтыратулар +7(843)238-10-00 телефоны буенча кабул ителә, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100