news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгәннәрне медаль һәм Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

Татарстан вәкилләре 2023 елның октябрь башында республикада оештырылган 1233 мотоукчылар полкының иң яхшы хәрбиләрен бүләкләде. Бүләкләү Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә республика җитәкчелеге кушуы буенча оештырылды.

Вәкилләр хәрбиләргә медальләр һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Хәрбиләр үзләрен яхшы хис итә, лаеклы хезмәт итәләр, куелган бурычларны уңышлы үтиләр. Хәрби хезмәткәрләр өчен алгы сызыкка «Боевой листок» һәм «Дуслар» газеталарын китерү оештырылган.

Илне яклаучылар Татарстандагы туганнары һәм якыннарына зур сәлам тапшырган.

Россия Украинада 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операция үткәрә, аны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Махсус операциянең максатка ирешкәнгә кадәр дәвам итәчәген Россия хакимияте инде берничә тапкыр белдерде.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белергә түләүчеләр heroes-tatarstan.ru сайтына яки 117 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100