news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчыларга икеләтә стаж исәпләнәчәк

Министрлар кабинеты Украинадагы махсус хәрби операциядә ирекле рәвештә, контракт нигезендә катнашкан һәм мобилизацияләнгәннәрнең иминият стажы шушы чор өчен икеләтә исәпләнәчәк дигән карарны раслады.

«Хөкүмәт махсус хәрби операциядә контракт һәм ирекле рәвештә катнашкан, мобилизацияләнгәннәр өчен иминият стажын исәпләү турында Карар кабул итте. Мондый гражданнарның махсус хәрби операциядә катнашу чоры аларның иминият стажына икеләтә күләмдә исәпләнәчәк», - диелә хәбәрдә.

Шулай ук мобилизацияләнүчеләр өчен салым декларацияләре һәм счетлары буенча акча хәрәкәте турында хисаплар бирү вакыты озайтылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot