Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә кредит каникуллары бирелергә тиеш
Кредиторның мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә, әгәр закон критерийларына туры килә икән, кредит каникуллары бирмәскә хакы юк. Бу хакта «Российская газета» «Объясняем.рф» порталына сылтама белән яза.
Бу банклар, микрофинанс оешмалары, ломбардлар, кредит куллану кооперативларына кагыла. Кредит каникуллары бурычка алучыга кредит яки займ буенча түләүләрне вакытлыча туктатып торырга мөмкинлек бирә.
Кредит каникулларын шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары да алырга мөмкин. Аларга махсус операциядә катнашучының хатыны, 18 яшькә кадәрге балалар, инвалид балалар, көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалар, шулай ук хәрби хезмәткәрләр иждивениесендәге затлар керә.
28 сентябрьдә Дәүләт Думасы мобилизацияләнүчеләр һәм махсус операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Алар мобилизациягә эләгер алдыннан төзелгән кредит килешүе буенча үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып тора ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз