news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән хәрби пенсионерларның пенсиясен саклап калырга җыеналар

Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем профильле ведомстволар белән бергә мобилизацияләнгән хәрби пенсионерларның пенсияләрен саклап калу мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» матбугат хезмәте хәбәр итә. Бюджетта моңа акча бар, диелгән хәбәрдә.

Хәзер мобилизация чорында пенсия түләү туктатыла. Шул ук вакытта Дәүләт Думасында моны гаделсез дип саныйлар. «Бу кешеләр хәрби хезмәт өчен акча да, аларга билгеләнгән пенсияне дә алырга тиеш. Алар үз хезмәтләре белән үзләренә аерым мөнәсәбәткә лаек. Саклану министрлыгында безне хуплыйлар», - диде «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары, эшче төркем эшчәнлеген законнар белән тәэмин итү координаторы Дмитрий Вяткин. Бу мәсьәлә якын арада хәл ителәчәк, дип ышандырды ул.

Моннан тыш, Махсус хәрби операция буенча эшче төркем сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә бушлай юридик ярдәмгә хәрби хокук бирергә тәкъдим итә.

Искәртик, мобилизация һәм махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем узган елның 20 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча оештырылды. Аңа Федераль җыен әгъзалары, журналистлар һәм активистлар керде. Төркемне Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100