news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның 7 меңнән артык баласы лагерьларда бушлай ял итәчәк

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның 7 меңнән артык баласы лагерьларда бушлай ял итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2025 елда сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән татарстанлыларның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта бүген Казанда брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган ел 6 меңнән артык бала түләүсез юлламалар белән тәэмин ителгән. Быел 7,3 меңгә якын бала Татарстанның балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк», - дип аңлатты ул.

Быел балаларны савыктыру лагерьларында 5 мең бала өчен гражданлык-патриотик юнәлеш буенча 15 профильле смена үткәрелә. Сүз палаткалы лагерьлар, хәрби-патриотик җыеннар һәм башка форматлар турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot