news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән солдатлар өчен намаз уку китаплары булдырылды

Россия ислам институты мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен намаз укырга өйрәнү буенча китаплар сатып алды. Акцияне институтның тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов РИИның студентлар советы белән берлектә оештырды. Әлеге башлангычка институтның мөгаллимнәре һәм студентлары финанс яктан ярдәм итте.

Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов бу идеянең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Күптән түгел аның туганы мобилизацияләнгән. «Мин аннан нинди ярдәм кирәк булу турында сорадым, ул намаз укырга өйрәнергә теләвен, шул ук вакытта мобилизацияләнгән солдатлар арасында ислам динен үзләштерергә теләүчеләр күп булуын әйтте», – дип сөйләде Ибраһим хәзрәт. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул шулай ук РИИ студентларының мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәргә теләүләрен һәм әлеге акцияне уздыру идеясенә кушылуларын билгеләп үтте.

«Бу солдатларга авыр вакытта рухи яктан ныгырга ярдәм итәчәк. Шуны әйтәсем килә, әлеге акция бер тапкыр гына булмаячак. Хәзер без аларга тапшыру өчен намаз һәм тәһарәт алырга өйрәнү буенча 500 данә китап сатып алдык, якын арада тагын 500 данә сатып алыначак», – дип ассызыклады проректор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100